Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

”Әкият укыйм, тыңлагыз!”

Дөньядагы  һәр халыкның  үз әкият дөньясы  бар. Әмма һәр халык  үз телендә  сөйләшсә,  үз гореф-гадәтләре белән яшәсә, үз динен тотса да,  ул халыкларның  әкиятләре бер- берсенә  бик тә ошаган. Япон, кытай, гарәп, инглиз, француз,  төрек,  якут, татар  әкиятләрендә  дә яхшылык яманлыкны җиңә, аларда һәрчак гаделлек  тантана итә. Дөньядагы һәрбер халыкның да теләге бер,  максаты уртак.  Без төрле илләрдә яшәсәк,төрле телләрдә  сөйләшсәк , бер үк хыяллар  белән хыялланып  яшәүче  бер гаилә балалары , туганнар кебек икән. 25 март көнне китапханәбездә ""Җырчы казлар" ( дөнья  халыклары әкиятләре )китабындагы әкиятләрен кычкырып  уку сәгате үткәрелде.Б у китапта  маҗаралы, тылсымлы әкиятләр урын алган.  Могҗизалы әкиятләргә гаҗәеп матур рәсем-сүрәтләрне Казан шәһәрендәге   сынлы мәктәп укучылары  ясаган. “Акыллы малай” (корея  халык әкияте);”Берәү менә, берәү төшә” (гарәп әкияте);”Куян туны” (Алтай халык әкияте) әкиятләре кычкырып укылды. Укыган әкиятләр буенча  балаларга сораулар бирелде.