Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

"Бәйрәм белән әнием!"

Тиздән иң матур бәйрәм - 8 Март Халыкара хатын-кызлар бәйрәме җитә. Бәйрәм бүләксез булмый.Ә иң кадерлесе - үз кулларың белән эшләнгән бүләк.  Әниләрне ярату, аларга хөрмәт хисе тәрбияләү, якыннарының хәленә керә белүчәнлек тәрбияләү, балаларда шатлык хисләре тудыру максатыннан, 5  март көнне Сарлы авыл китапханәсендә "Бәйрәм белән әнием!" дигән  шигырь уку, открытка ясау сәгате үткәрелде.  Р.Миңнуллин, С.Сөләйманова, Р.Валиева, Ш.Галиев китапларыннан  әниләргә багышлап язылган шигырьләрен уку оештырылды. Төсле кәгазьдән чәчкә ясап котлау открыткасы ясадык. Әниләр бәйрәменә ятлаган шигырьләрен сөйләделәр.