Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

“Безне , укыгыз!”

24 февраль конне,Сарлы авылы китапханәсендә, 1 нче сыйныф укучылары өчен « Безне, укыгыз !» дигән периодика сәгате үткәрелде. Китапханә алдыра торган периодик басмалар ,(Салават күпере, Сабантуй, Непоседа, Көмеш кыңгырау) газета - журналларның кызыклы рубрикалары белән таныштырып үттем. Журнал битләрендә урын алган  уеннар, ребуслар,  кроссвордлар,  табышмаклар  кебек биремнәрне  чиштеләр. Периодика сәгатендә,  балалар бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр белделәр. Китапханәгә язылып, өйләрендә укыр өчен китаплар алдылар.