“Туган яктан илһам алып”
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан, китапханәбездә, “Туган яктан илһам алып” дигән әдәби сәгать үткәрелде. Районыбызда туып-үскән ,үзләренең матур –матур тирән эчтәлекле шигырьләре ,хикәя повестьлары белән сөендерүче якташ язучыларның иҗаты ,әсәрләре белән таныштыртык,шигырьләрен кычкырып укыдык.