Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

“Хатлар яздым утырып...”

23 февраль- Ватанны Саклаучылар көне. Россиядә элек-электән  Ватанны саклаучы иң хөрмәтле  һәм изге  профессия  булып саналган. Ватанга хезмәт итү - ул халыкның  тыныч  тормышын  саклау, үз илеңнең  намусын саклау. Безнең Сарлы авыл җирлегендә , бүгенгесе көндә , 3 егетебез: Хамидуллин Самат, Илаев Булат, Закиев Саматлар армия сафларында хезмәт итә. Патриотик бирү максатыннан , 8нче,10 нчы класс кызлары  белән, хәрби хезмәттәге авылдашларыбызга  сәлам хаты яздык. Хатта  кызлар  мәктәптә укулары, буш вакыттагы шөгыльләре, авыл тормышы  белән таныштырдылар. Солдат абыйларының  хәлләрен сорап, ничек хезмәт итүләре  турында  сорап яздылар. Бәйрәм белән котлап кулдан открытка ясап , матур теләкләрен җиткерделәр.