Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

“Китап илендә кунакта”

 29 сентябрь көнне Сарлы авыл китапханәсендә    “Ләйсән “ балалар бакчасында йөрүче нәниләр  экскурсиядә булдылар. Экскурсиянең максаты :  нәниләрне  китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Балалар китапханә, китаплар һәм журналлар белән  таныштылар. Китапларны ертмаска, пөхтә итеп  тотарга, укырга кирәклеге турында  аңлатылды, китапханә алдыра торган журналларны бик яратып карадылар.  Шулай ук , балалар өчен  әкиятләр язучы  Абдулла Алишның “ Алиш – әкиятче дә, батыр да “ дигән  китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.”Сертотмас үрдәк” әкиятен кычкырып укыдык. Балаларга китапханә бик ошады.