“Табигатьне саклыйк!”
“Табигатьне саклагыз!” Бу сүзләрне бик еш ишетәбез. Әмма,аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турында зур мәгънә салынган.Табигатьне чиста тоту – ул безнең төп бурычыбыз. Әлеге бурычны истә тотып Сарлы авылы китапханәсендә 5 класс укучылары белән “Табигатьне саклыйк!” дигән экологик сәгать үткәрелде. Табигатьнең кеше тормышында зур әһәмияткә ия булуы турында әнгәмә кордык.