Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

“Мәкаль- сүзнең җимеше”

17 июнь көнне Сарлы авыл китапханәсендә “Мәкаль- сүзнең җимеше” дигән кычкырып уку  оештырылды. Мәкаль -  халык авыз иҗатының иң кыска жанры. Үз эченэ халкыбызның гасырлар буе җыйган тәҗрибәсен  туплаган. Алар безгә гыйбрәт бирә, сөйләмебезне   үткен, матур, ачык итә, фикерләребезне тирәнәйтә,  мәкальләр ярдәмендә  әдәплелек,әхлаклылык, ярдәмчел булу һәм башка унай  сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.