Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

“ Аның исеме мәнгелек ”

   15 февраль , герой - шагыйрь Муса Җәлилнең  тууына 115 ел. Бу уңайдан  Сарлы урта  мәктәбендә   авыл китапханәсе белән берлектә “ Аның исеме мәнгелек ” дигән әдәби кичә үткәрелде. Кичә  барышында  Муса Җәлилнең иҗатына багышланган презентация күрсәтелде.  Китап күргәзмәсе белән  таныштылар. Укучылар матур итеп шигырьләрен сөйләделәр,җырлар җырладылар. Китапханәче Муса Җәлилнең  иҗаты  ,тормышы турында  әдәби викторина  үткәрде.Викторина сорауларына җаваплар  укучыларның  шагыйрьнең иҗатын  яхшы белүләрен күрсәтте. Чара “Салют  Сиңа Муса Җәлил “ җыры белән тәмамланды.