Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

“Ленинград блокадасын кичергән авылдашыбыз".

 

  Ленинград блокадасын өзүгә 77 ел  тулу уңаеннан  27 январь  көнне Сарлы авылы   китапханәсендә “Ленинград блокадасын кичергән авылдашыбыз” дигән хәтер сәгате узды. Без Ленинград камалышы,барлык авырлыкларга  түзеп,үлемне җиңеп кайткан авылдашыбыз Усманова Бибимаптуха  әбинең  үзе язган  истәлекләрен укыдык.  Китап күргәзмәсе ясалды һәм күргәзмәдә  Ленинград  халкының  һәм саклаучыларының  батырлыгына  багышланган китаплар  тәкъдим ителде.