Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

#Увойнынеженскоелицо

Усманова Мәптүхә Мөхәммәтхарис кызы 1912 елның гыйнварь аенда Сарлы авылында дөньяга килә. Бала чагы 1921 елгы ачлыкны күреп узса, яшьлек еллары колхозлашу елларына тоташа. Яшьтән басу - кырларда әти-әнисенә иген үстерешеп, көзләрен ындыр табагында ашлык сугып, кышларын киндер сугып үскән ул. Бер төркем иптәш кызлары белән торф чыгарырга җибәргәндә Мәфтүхә эбигә 17 яшь кенә була әле. Татар кызлары сыната мени, менә дигән итеп эшләп кайта алар. Авылның уңган - булган, укымышлы егете- милиционер булып эшләүче Вагыйз исемле егет белән гаилә корып җибәрәләр.Матур итеп яшәп ятканда ирен юллама белән Ленинградка эшкә җибәрәләр. Озакламый улы белән Мәптүхә әби дә ире янына китә. Баракта яшәгәндә күңелле еллар: бары бергә, югы уртак. Тик бу матур тормыш озакка бармый, сугыш башлана. Сугышның беренче көннәреннән үк ул ирен югалта. Ике бала белән ялгызы кала. 900 көнгә сузылган блокада көннәре башлана. Тормыш көннән- көн авырлаша. Балаларны калдырып, төрле эшләр - окоп казу, берсе дә калмый. Анда күргән газапларны, ачы язмышларны сөйләп бетерерлек түгел дип искә ала иде. Ниһаять,1944 елнын январь ахырында Ленинград блокадасы өзелә. Теләүчеләр китә ала дигән хәбәр була. Мәптүхә әби авылдашлары белән туган якка кайтырга әзерләнә башлый. Кайтырга җыенган көннәрдә 7 яшьлек улы да үлеп китә.
Ленинградта өч кадерле кешесен күмеп калдырып, авылдашлары белән дуңгыз вагоннарында Мәптухә әби дә юлга чыга. Фашистлар эллә ничә мәртәбә бомбага тота әле алар поездын. Юлдашларының яртысын югалтып ике атна кайта алар туган якка. Үзләре ач, үзләре ялангач, үзләрен бет баскан. Ютазы станциясен ярты мәет хәлендә кайтып егылалар. Бик авырлыклар белән, 8 март көнне әти-әнисе янына кайтып егыла. Бер атнадан колхоз рәисе килеп, аны Тымытыкка тракторчылар курсын укырга җибәрә. Аннан ике ел буена тракторда эшли.Төннэр буе сука сукалаганда янында гел дә ике баласы утыра, ире килеп киткәли. Шулай уяулы - саташулы яшәгән көннәрдә аны өч баласы белән тол калган Габделвәли димли. Мәптүхә әби сабыйларны җәлләп риза була. Балалар Фәрит, Зөфәр, Илгизә әни диеп үсәләр. Матур яшиләр! Аннары бер - бер артлы Илгизәр, Альберт, Мирхәтим, Миргасим туа. Балаларның берсе дә йөзгә кызыллык китерми. Дүртесе дә югары белемлеләр. Өч улы, оныкларның барсы да диярлек табиб һөнәрен сайлый. Озак еллар буе, үз нигезендә улы Мирхәтим килене Рәмзия тәрбиясендә хөрмәттә яшәде. Күп авырлыклар күрсә дә Мәптүхә әби озын гомер кичерә.2013 елның 24 июлендә 101 яшендә вафат була. Күп санлы юбилей медальләре, "1941-1945 елларда тылдагы хезмәтләре өчеен" медале, "Блокадалы Ленинградта яшәүче" билгесе белән бүләкләгән ул, Мәптүхә әби.