Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

#Билгесезсолдаткөне

"Билгесез солдат" көне-Россия тарихында бик истәлекле дата, ул һәр елны 3 декабрь көнне билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгьнәсе-сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү максатыннан оештырылган. Шул уңайдан Сарлы авыл китапханәсендә шул исемдә күргәзмә ясалды; һәйкәл янын чистартып, җирле үзидарә белән чәчәкләр куелды.