Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

#Берҗылысүзҗитә

Инде ничә еллар декарь ае инвалидлар Декадасы белән башланып китә.Инвалидлар Декадасының төп максаты – халык игътибарын, сәламәтлегендәге кимчелекләр нәтиҗәсендә эшкә сәләтсез булган кешеләрнең проблемаларына юнәлтү, аларның ирекләрен һәм хокукларын яклау, иҗтимагый тормышта катнашуларын булдыру. Шулай ук без бу атналыкта үзебезнең әхлакый сыйфатларыбызны да барларга тиеш. 3 декабрь көнне китапханәгә мөмкинлекләре чикле булган китап укучылар чакырылды. " Яшәргә көч бирүче китаплар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырып, күзәтү ясалды. Әлеге китап күргәзмәсендә шундый авыр язмышка дучар булган язучылар, шагыйрьләрнең китаплары, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр язмышына багышланган китаплар, шулай ук мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек турында әсәрләр урын алды.