Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

#жизньвсегдапрекрасна

Фәнис Миннәхмәт улы Исламов 1944 елның 18 сентябрендә Азнакай районы Күктәкә авылында туа.
Тымытык урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтында укый. Һөнәре - тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. 1963 - 1966 елларда Совет армиясен дә хезмәт итә. Аннан Сукаеш, Күктәкә сигезьеллык мәктәпләрендә, 1985 елдан Мәсгут урта мәктәбендә директор булып эшли. "Бөек Ватан сугышында җиңүнең 20 еллыгы" медале белән буләкләнә.1991 елда "Халык мәгарифе отличнигы" дигән мактаулы исемгә лаек була.Иҗат юлы 1992 - 1993 елларда башлана. Аның шигырьләре һәм җырлары "Татарстан яшьләре", "Маяк", "Мәгариф" газета һәм журналларында басыла. Казанда хулиганнар тарафыннан кыйналып сукырая, шул хәлендә иҗат итә. 1998 елда Азнакай типографиясендә "Язмышларга үч итеп" дигән китабы дөнья курә. Шул елны ул вафат була.