Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

#ЮныегероиВеликойПобеды

Лидия Матвеева 1925 елнын 4 нче апрелендә Ленинград шәһәрендә туа. 1941елнын җәендә, мәктәптә укулар тәмамлангач, Ленинград кызы Лида Мәскәү янындагы Иваново авылына әбиләренә кунакка китә. Җәйге ялны су кереп, болында чәчәк җыеп, әбисе янында рәхәттә генә уздырасы бит. Ләкин туган илебезгә куркыныч яный. Бөек Ватан сугышы башлана.... Гитлерчы фашистлар, үз юлларында бөтен нәрсәне кыра, җимерә. Руза шәһәре янына ук килеп җитәләр. Иваново авылын басып алалар. Беркөнне Лида, өй түбәсендәге кечкенә тәрәзә аша тирә-юньне күзәтеп утырганда,авылга ике танк керүен күрә. Башта ул аларны фашист танклары дип уйлый. Аннары күрә-безнекеләр. Совет танкларын гитлерчылар да күреп алалар һәм чокырда аларга тозак коралар. Кыз боларны күзәтеп тора һәм тиз генә өй түбәсеннән төшеп, танкларын кисәтергә йөгерә. Танкистлар аңа рәхмәт әйтәләр һәм фашистларга ут ачып, туп-туры чокырга юнәләләр.Танк авылдан исән - имин чыгып китә. Фашистлар исә Лиданы искәреп калалар. Обер-лейтенант кыздан сорау ала. Ләкин кыз аларга җавап бирергә теләми. Лиданы асарга алып китәләр. Үлгәндә дә ул дошманга сиздерми. Үзен чын батырларча тота. Үлгәннән соң, 1944 елда, "Партизану Великой Отечественной войны" дигән медаль бирелә.