Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне.

 30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп,төрле җинаятьләрдә гәепләнеп,туган якларыннан куылган,физик һәм рухи яктан юк ителгән. Шул уңайдан,Сарлы авыл китапханәсендә "Репрессия корбаннарын искә алу көне" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды,әңгәмә үткәрелде.