#АвылымМинем
Сарлы авылы-Ык елгасының сул ягына урнашкан татар авылы,1764 нче елдан билгеле.Авылның табигате бик матур. Әгәр Ык буен Әтеш тавыннан күзәтсәң,аның бик күп әлмәкләр ясый-ясый боргаланып акканын күрәсең. Аның аръягындагы болыннары,әрәмәләре,күлләре күңелне иркәли һәм оныта алмаслык бер күренеш тудыра.