Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

#БезнеңТарихСездәнБашлана

 1919 елда авылда волость йортын авыл клубы итәләр. 1920-21 елларда Исхаков Мирхәтим китапханәче булып эшли,китап беткәч укырга китә.Авыл кулагы Шаяхметоа Солтан,авыл мулласы Нуретдин белән дини демонстрация оештырып,клуб янында Мирхәтимнең шайтаннарын качырабыз дип 30 минут тәкбир эйтәләр. 1951-52елларда Исхаков Хаҗи китапханәче булып эшли. 1957-60 елларда Ягъфарова Лена эшли. 1961-62 елларда Зәйтүнә апа эшли(фамилиясе билгесез). 1962-1983 елларда Зарипова Бәхия апа китапханәче булып эшли. Ул эшләгән чорда Сарлы авыл китапханәсе иң алдынгылардан санала. Китапханәдә 8247 данә китап була,алар классификация тәртибендә шүрлекләргә урнаштырыла. Аңа төзүче булырга да туры килә. Китапханәнең ярты ягын алып торган бер бүлмә була.Үзләре кирпич стенаны сүтеп китапханәчеләр озын стенаның буенан-буена тиматик китап күргәзмәләр ясыйлар. 1975-78 елларда Бәхия апа белән Ахматова Голнур эшли. 1983-85 елларда Бәхия апаның кызы Гүзәл әнисенең эшен дәвам итә. Гүзәл укырга киткәннән соң 1986 елдан Илсөя Мотыйгуллина эшли. Илсөя эшләгән чорда төрле кичәләр,диспутлар үткәрелә. 1990-2014 елларда китапханәдә Шарипова Ильмира эшли. 2013 елда Сарлыда яңа клуб төзелә. Шул бинадан ,китапханә өчен бүлмә бирелә. 2014 елда Гараева Розалия эшли. 2015 елдан Хикматуллина Гөлгенә китапханәне кабул итеп ала. Китапханәдә бүгенге көндә 5933 китапбар,17 төрле газета-журналлар ала. 272 китап укучысы бар. Сөендек һәм Бүләк авылларында күчмә китапханәләрдә эшли. Китапханәдә 1 компьютер бар,ул интернет челтәрендә тоташтырылган. АБИС Руслан программасы нигезендә бердәм республикакүләм электрон каталогка кертелгән китапларны,әдәби язмаларны,ЕЧБ кулланып,төрле китаплар аша уку мөмкинлеге бар.Китапханәгә укучылар бик теләп йөриләр.