Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

#БиблиотекиАзнакаево

 Зарипова Бәхия Галим кызы 1933 елның 7нче сентябрендә Митрәй авылында крестьян гаиләсендә туа.Балачагы авыр сугыш чорына туры килә.Башлангыч белемне Митрәй авылында ала.Үз көче белән 10 класс белем алуга да ирешә.Белемле кызга авыл клубын ышанып тапшыралар.Ул килгәч клуб тормышы җанлана.Авыл яшьләре белән театр,концертлар оештырыла.1958 елда Алабуга мәдәният агарту уку йортында махсус белем ала.1961 елда Сарлы авылына клуб мөдире итеп эшкә җибәрәләр.1962 елдан авыл китапханәсенә кабул итеп алалар.Иң беренче эш итеп китапханәне тәртипкә китерә:китапларны шүрлекләргә классификация тәртибендә урнаштыра.Үз куллары белән лозунглар,плакатлар яза,фото сүрәткә төшерә,эшләрен стена газетада яктыртып бара.Бәхия апа-атаклы агитатор да.Бәхия апаның уңышлары район газетасында яктыртылып барыла.Шагыйрь Нур Гайсин Бәхия апага багышлап "Агитатор" дигән шигырен яза.1970 елда "Ленинның 100 еллыгы"медале белән бүләкләнә.1977 елда "Победитель социалистической соревновании"дигән билге белән бүләкләнә.Күп кенә грамоталарга да ия була.Бәхия апа үзенең бөтен гомерен яраткан эшенә багышлый.Гомеренең соңгы көненә чаклы авыл халкына хезмәт итә.1983 елның 23 маенда  вафат була.