Сапеевская сельская библиотека - филиал № 21
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-21/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423326, Азнакаевский район, с.Сапеево, ул. Казанская, 19а

"Туган ягыбыз талантлары"

Сәпәй авылы китапханәсендә авылдашыбыз, журналист Әсгать Хаҗи улы Сәгытдинов - яшүсмер балалар белән "Туган ягыбыз талантлары" дип исемләнгән җылы очрашу кичәсе үтте.  Әсгать Сәгытдинов балаларга тормыш юлы турында, журналист һөнәре буенча сөйләде, киңәшләр бирде, сорауларга җаваплар да табылды. Очрашу бик җылы үтте, балалар кызыксынып тыңладылар, киләчәк һөнәрләре турында уйландылар, шигырьләр укыдылар. Очрашу авылдашыбызның 75 яшьлек юбилее уңаеннан матур теләкләр белән тәмамланды.