#ТуганҖиремЮгарыСтәрле
14 июнь көнне Азнакай үзәк китапханәсендэ авылдашыбыз, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премия лауреаты Әсгать Хаҗи улы Сәгытдиновның 75 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе уздырылды. Чарага юбилярның дуслары, ветеран журналистлар чакырулы иде. Ә.Сәгытдинов “Маяк” газетасы редакциясендә 19 яшьтән әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Биредә 40 елдан артык тырыш хезмәт куя. Әле бүген дә ул “Ватаным Татарстан” газетасының актив хәбәрчесе. Чарада ветеран журналистлар истәлекләр яңарттылар, китапханәчеләр Ә.Сәгытдиновның газета битләрендә урын алган мәкаләләрен укыды.