Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

#Муса_Җәлил

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 118 ел. Бүген халкыбызның горурлыгы - каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 118 ел! Ватаныбызның батыр һәм тугры солдатының исеме безнең илдә генә түгел, бар дөньяда билгеле. Фашист коллыгына эләккәч тә рух ныклыгын саклап кала алган, дошманга каршы көрәшен дәвам иткән Җәлилнең якты исеме халык хәтерендә яши. Муса Җәлил - чын мәгънәсендә, каһарманлык билгесе, Ватанга чиксез тугрылык һәм мәхәббәт символы!