Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

«Ватан кайдан башлана?»

30 август – Республика көне. Тарихтан күренгәнчә, әлеге көн 1990 елда Татарстанда Мөстәкыйльлек турында Декларация кабул ителгән көн. Республикабыз күпмилләтле Россиядә ышанычлы һәм ныклы таяныч буларак үзен күрсәтә алган төбәк. Әлеге тарихи көн уңаеннан, авыл китапханәсенә йөрүче төрле яшьтәге китап укучылар өчен, «Ватан кайдан башлана?» исемле чара үткәрдек – авылыбызда эшләп килүче музейга бардык. Чыннан да, Ватан кайдан башлана ул? Туган тел, туган як, туган җир, туган авыл... Һәркем өчен иң кадерле сүзләр. Кеше кая гына барса да, газиз туган төбәгенә ашкынып кайта. Ватан – туган телдән, туган авылдан, шәһәрдән, андагы һәр сукмактан, андагы без үткән юллардан башлана. Шуңа да Ватаны белән горурланмаган кеше юктыр ул. Ә музейлар – бүгенгене үткән белән тоташтыручы күпер ул, чөнки аларда Ватанның данлы үткәнен, иҗтимагый тормышын, халыкның шатлык-фаҗигаләрен, хезмәт казанышларын, тарихи истәлекләрен чагылдырган, яшь буында үткәнебез белән кызыксыну уятырлык, ватанны ярату хисләре тәрбияләрлек, тормышның кадерен белергә өйрәтерлек кыйммәтле рухи мирас тупланган. Чараны «Туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамладык.