Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

#1сентябрь

1 сентябрь – Белем көне, Белем бәйрәме. Бу көнне без беренче кыңгырау, туган мәктәп, сыйныфташларыбыз, олы йөрәкле укытучыларыбызны тагын бер кат искә алабыз. Белем бәйрәме – балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк! Быел беренче мәртәбә парта артына утыручылар тырышып укысын, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсын. Кайгыртучан укытучыларыбызга изге эшләрендә уңышлар һәм сабырлык юлдаш булсын.

Бүген бит белем бәйрәме!
Сентябрьнең бересе!
Мәктәпкә баралар бүген
Олысы да, кечесе.
Чәчәк бәйләмнәре тоткан
Урамдагы һәр бала,
Зур уңышлар теләп кала,
Барсына ата-ана!
Беренчеләр яңа башлый,
Унберләргә – соңгы ел,
Бик күп яңалыклар белән
Уку башлана быел.
Сәламәтлек һәм сабырлык
Һәрвакыт юлдаш булсын!
Хәерле юл барчагызга,
Илебез тыныч булсын!
Фәймә Зайнуллина
***
Беренче сентябрь
Көзнең бу бер
Гаҗәп көне,
Әйтерсең лә
Чәчәк көне:
Һәрбер өйдән
Чәчәк чыга,
Урамнарга
Чәчрәп чыга!
Жыела да
Уңнан, сулдан,
Чәчәк елга
Ага юлдан!
Мәктәпләргә
Алар килде,
Бакчаларга
Кайтмас инде…
Язлар җиткәч,
Қиләчәктә,
Жимеш бирер
Бу чәчәкләр!
Шәүкәт Галиев
***
Минем дустым — Әлифба
Мин иртә белән мәктәпкә
барам,
Беренче китап минем
кулымда.
Буран булса да, мин
юлны табам,
Мине өйрәтер дустым
Әлифба.
Шат күңел белән мәктәпкә
керәм,
Сабак укырга, белем
алырга.
Мин хәрефләрне әле аз
беләм,
Мине өйрәтер дустым
Әлифба.
Хәрефләр белгәч, сүзләр
язармын,
Каләмем кулда, дәфтәрем
алда.
Яшә, диярмен, туган
Ватаным,
Мине өйрәтер дустым
Әлифба.
Мин үсә-үсә буйга
җитәрмен,
Бәлки, юлларым китәр
еракка.
Таулар үтәрмен, диңгез
кичәрмен,
Мине өйрәтер дустым
Әлифба.
Нәби Дәүли
***
Мәктәпкә!
Чәчәкләр тотып кулга,
Без чыктык матур юлга.
Һәркем белә, әлбәттә,
Без барабыз мәктәпкә!
Безне котлый әтиләр:
— Бик дәү үстегез! — диләр.
Өйрәтәләр әниләр:
— Әйбәт булыгыз! — диләр.
Дәү әти, дәү әниләр:
— Хәерле юл, хуш! — диләр.
Бари Рәхмәт.