Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

«Күңелем тулган чакларда...»

5 нче сентябрь көнне районның үзәк китапханәсендә якташ шагыйрәбез, бүгенге көндә Җәлил бистәсендә яшәп иҗат итүче, «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы Гафифә Гаффарованың «Күңелем тулган чакларда...» исемле иҗат кичәсе булды. Бу көнне үзәк китапханәгә шагыйрәнең иҗатын яратучы,хөрмәт итүчеләр - иҗатташ дуслары,туганнары,китапханәчеләр килде. Г.Гаффарова - Азнакай районы Тархан авылы кызы, 7 нче сыйныфны тәмамлагач, туган колхозында эшли. Аннан Урта Азия якларына китеп, мамык заводында эшли. Соңрак,туган якка кайтып, Азнакайда юл төзү идарәсендә, “Җәлилнефть”тә намуслы хезмәт куя. Кечкенәдән шигырьләр яза Гафифә апа. Иҗатында төп темалар – туган як, туган як табигате,һәм, лирик шагыйрә буларак,әлбәттә инде,мәхәббәт темасы. Кичә барышында шагыйрәнең төрле темаларга язылган шигырьләре укылды, матур җырлар да яңгырады. Без аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар, ныклы саулык, күңел тынычлыгы, иҗат чишмәсенең һәрвакыт тулып агышын һәм элемтәләребез өзелмәвен телибез. Әлеге тирән һәм җылы эчтәлекле иҗат кичәсен хезмәттәшебез Илбәк авыл китапханәчесе Габдраһимова Гөлүсә Эрнест кызы алып барды,бик зур рәхмәтләребез аңа.
Җылы сүзләр кирәк.
Салкын күңелләрне җылытырга
Җылы сүзләр кирәк, җылы сүзләр.
Җылы сүзләр кирәк, әрни-әрни,
Яшь түккәндә кайгы тулы күзләр.
Җылы сүзләр кирәк, җылы сүзләр,
Сызлаганда синең керсез җаның.
Өметсезлек бар дөньяңа сарылып,
Атмас булып тоелганда таңың.
Җылы сүзләр кирәк үз-үзеңне
Җирдә кеше итеп тояр өчен,
Үлем белән яшәү арасына
Өметләрдән койма кояр өчен.
Җылы сүзләр кирәк, шундый сүзләр -
Авырлыкны җиңә алырлык.
Соңгы чиккә җитеп талпынганда,
Ул сүзләрдән тусын сабырлык.
Гафифә Гаффарова.
Сине яратам.
Яңгырларга йөзләремне борам,
Чистарсын әле, дим, җаннарым.
Тәннәремә шифа булып ятсын
Алда туар алсу таңнарым.
Бураннарда канат ныгытканда,
Мин җилләрне үземә каратам.
Авырсам да, олыгаеп китсәм дә,
Дөнья, барыбер сине яратам.
Хыялымда куба зилзиләләр,
Үткәннәрдән урап кайтканда.
Су буена киләм, камышларга
Сөттәй ак томаннар ятканда.
Дөнья, дөнья, сары чәчәкләргә
Сагышларым калды сарылып.
Алар арасыннан шатлыкларым,
Без монда, дип ята ярылып.
Кабул булмас хыялларым әнә
Саубуллашып китеп баралар.
Азайганнан азая барадыр,
Дөнья, синең белән аралар.
Хыялларым булган ак болыттай,
Өметләрем булган көтелгән.
Шатлыкларым булган күңелемдә,
Кер кундырмый саклап йөртелгән.
Йөзләремне борам да кояшка,
Чәчләремне җилгә таратам.
Ничек кенә авыр булсаң да син,
Мин бит, дөнья, сине яратам.