Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

#РобертМиңнуллин

Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда уза. Шунда башлангыч мәктәптә укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфага барып сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып китапханәдә, аннары колхозда эшли. Икенче елны район үзәгендә — Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый.Әдәбиятка мәхәббәте аны Казанга алып килә. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән чагында ук инде Роберт Миңнуллин талантлы яшь шагыйрь булып таныла. Университетны тәмамлаганнан соң Роберт Миңнуллин «Яшь ленинчы» газетасында эшли башлый, балалар дөньясы белән якыннан таныша. Һәм, лирик шигырьләр белән беррәттән, балалар өчен дә беренче шигырьләрен язып карый. Балалар матбугатында басылган ул шигырьләргә иң элек күренекле балалар шагыйре Шәүкәт Галиев игътибар итә. Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Фатих Хөсни кебек аксакаллар да яшь шагыйрьнең балалар өчен язуын хуплап каршы алалалар. Яшь шагыйрь, туктаусыз эзләнүләре нәтиҗәсендә, әдәбиятыбызны көтелмәгән яңа ачышлар белән баетты, өр-яңа образлар, шигъри табышлар, өр-яңа шигъри алымнар алып килде. Балалар шигырендә беренче булып өлкәннәр һәм балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, сабыйлар дөньясындагы четерекле проблемаларны калку итеп чагылдыра алды. Моңа кадәр балаларныкы саналмаган темаларны да нәниләр поэзиясенә Р.Миңнуллин кертте. Аның педагогик һәм психологик яктан төгәл уйланылган, поэтик яктан зур осталык белән эшләнгән шигырьләре мәктәпләрдә, балалар бакчаларында еш яңгырый. Балалар шигъриятен популярлаштыруда да аның роле әйтеп бетергесез зур. Р.Миңнуллинның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә китаплары бик күп,аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырап тора. Роберт Миңнуллин, әлбәттә инде, ихлас лирик та иде. Аның кабатланмас мәхәббәт лирикасы, туган як, туган җир, табигать лирикасы, әниләргә, туган халкына багышланган кешелекле, игелекле лирикасы безнең укучыларыбыз арасында бик тә популяр. Ул шигырьләрне үсмерләр дә, яшьләр дә, өлкән буын да яратып укый. Алар лирик образлар белән, нечкә хисләр белән, тапкыр һәм мут-шаян гыйбарәләр белән сугарылып язылганнар. Роберт Миңнуллин — тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе дә иде.