Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

#язларалыпкилдеТукайны

Габдулла Тукай иҗаты - серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый,укыган саен укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та - мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул - бөек шагыйрь! Һәр татарның йөрәгендә үз Тукае. Кемнәрдер аңа карап гыйбрәт ала, кемнәрдер соклана, кемнәрдер үрнәк итеп, аны бүгенге көннәрдә дә үз йөрәгендә йөртә.