Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

#ГабдуллаТукай

Бүген - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара. Тукай иҗаты - татар халкының гаҗәеп зур байлыгы. Мәкаль, әйтем, канатлы сүзләргә әйләнеп киткән шигъри юллары, гимн вазифасын башкаручы "Туган тел"е, Җир шарының барлык халыкларын сокландырган "Шүрәле"се үзенә генә дә ни тора? Җырлап торган Тукай теле, гаҗәеп бай. Тукай теле - туган телем! Бүген бу телдә кошлар сайрый сыман. Бүген шушы илаһи телдә без сөйләшәбез, елыйбыз, җырлыйбыз! Митрәй авылыннан Галиева Фәндисә апа (90 яшь) Г.Тукайның "Туган тел" шигырен яттан укый.