Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

#ленашагыйрьҗан75

Лена Шагыйрьҗан (1945-2017) — татар шагыйрәсе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2011), Татарстанның халык шагыйре (2016). Лена Шакирҗанова 1945 елның 4 июнендә Татарстан АССРның Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туган. Лена Шагыйрьҗан – санаулы, күренекле шагыйрәләребез арасында аерылып торган зур исем иясе. Туган телгә гашыйк булу белән бергә аның чын шигъри остасы да булган бу шагыйрәбез үзенең гаҗәеп моңлы, сизгер һәм халыкчан, һәм заманча көйләрдә виртуозларча уйный торган шигъри сазын безгә мирас итеп калдырды.