Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

«Табигать – туган йортыбыз»

Митрәй авыл китапханәсендә «Табигать – туган йортыбыз» дигән исем астында әдәби сәгать узды. Укучылар өчен, язучыларыбызның табигатькә сокланып, аның тиңсез хәзинә булуын дәлилләп язган бик күп кенә әсәрләреннән торган күргәзмә дә оештырылды . Китап сөюче дуслар шагыйрьләребезнең күңелләренә иң якын булган шигырьләрен кычкырып та укыдылар. Табигать – ул безне яшәтүче дә, терелтүче дә, дөньяны танырга өйрәтүче дә. Чара азагында, китап укучылар, без табигатьнең һәр ел фасылына сокланып, аны һәрдаим саклап, кадерләп, яшеллеккә һәм матур чәчәкләргә күмеп, зыян китермичә үз туган йортыбыз итеп кадерләп яшәү – ул безнең изге бурычыбыз, дигән фикерне тормышта беркайчан да онытырга ярамаганлыгына төшенделәр.