Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

#Өлкәннәркөнебелән

Кадерле өлкәннәребез, сугыш һәм тыл ветераннары, лаеклы ялда булган затларыбыз! Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз. Өлкән буын кешеләре һәрберебез өчен зирәклек, белем һәм тормыш тәҗрибәсен саклаучы булып тора. Бүген аларны хөрмәт итү – урта һәм яшь буынның асыл бурычы. “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне”, – ди татар халык мәкале.Сезнең барыгызга да исәнлек-саулык, имин көннәр телибез, ул-кызларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның рәхәтен һәм рәхмәтен күреп, озак еллар яшәргә насыйп булсын. Бәйрәм белән сезне!