«Сүзлекләр йорты-серле йорт»
Сүзлекләр безнең дусларыбыз һәм ярдәмчеләребез - чөнки алардан карап без төрле сүзләрне дөрес итеп язарга, дөрес итеп бер телдән икенче телгә тәрҗемә итәргә,дөрес итеп фикер йөртергә,дөрес итеп аралашырга өйрәнәбез, белемнәребезне тагын да арттырабыз, баетабыз. Ә бит безнең белемнәребез - тормышыбызның нигезе һәм киләчәгебез дигән сүз. Митрәй авыл китапханәсендә кече яшьтәге китап укучылар өчен «Сүзлекләр йорты – серле йорт» дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде. Китап укучыларга сүзлекләрнең тормышта нинди әһәмияткә ия булулары турында сөйләнде. Күргәзмә буенча китапханәче китапханәдәге төрле-төрле сүзлекләр белән таныштырганнан соң, кечкенә китап укучылар үзләре үк сүзлекләр белән таныштылар, төрле сүзләрнең мәгънәләрен табып, укып та күрсәттеләр, шулай ук аларга яңа китаплар да тәгъдим ителде.