«Җәйнең яшел аты»
Митрәй авыл китапханәсендә «Җәйнең яшел аты» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Әлеге чарада кечкенә китап укучылар яңа китап-журналлар белән таныштылар, шулай ук, җәй темасына багышланган викторина сорауларына җаваплар эзләделәр. Соңыннан хәрәкәтле уеннар оештырылды.