Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

«Талантларга бай шул минем туган ягым»

     17 июль көнне Митрәй авыл китапханәсендә «Талантларга бай шул минем туган ягым» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Кечкенә китап укучыларга Азнакай җирлегеннән зур хөрмәткә лаек булган игенчеләр һәм нефтьчеләр, укытучы һәм табиблар, инженерлар һәм  төзүчеләр үсеп чыгуы,  танылган язучыларыбыз Габдулла Тукай премиясе лауреатлары  Мәхмүт Хәсәнов, Марсель Галиев,  Россия  һәм Татарстанның халык артистлары Нәҗибә  Ихсанова,  Әзһәр Шакиров,  күренекле  җырчыбыз Миргаяз Шәрәфиев, Зәйнәп Фәрхетдинова, Равиль Галиев, Светлана Сабирова, Данир Сабиров, Россия герое Ильяс Дауди һәм тагын бик күп шәһесләребез районыбызның данын еракларга танытулары турында сөйләнде.