«Якташ язучылар балаларга»
28 июнь көнне Митрәй авыл китапханәсендә «Якташ язучылар балаларга» дип исемләнгән матбугат сәгате уздырылды. Азнакай шәһәрендә яшәп иҗат итүче Резеда Шәрипова – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, «Маяк» газетасы редакциясе бүлек мөхәррире, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм чаралар хезмәткәре. Резеда Шәрипованың төрле елларда иҗат ителгән – бәян, хикәяләр, скетчлары, тормыштагы көлкеле һәм гыйбрәтле вакыйгаларны каләм очына эләктереп алып язылган күп кенә әсәрләре, укучыларны елмаерга һәм уйланырга мәҗбүр итте.