Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

"Сабантуйга рәхим итегез!"

Митрәй авыл китапханәсендә "Сабантуйга рәхим итегез!" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме. Элек заманда Сабантуй бәйрәме зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә хәзерлек эшләре озак барган. Халкыбыз бу бәйрәмгә ничек әзерләнгән, нинди бүләкләр әзерләгән, бәйрәм атамасы каян килеп чыккан, үткәрү вакытлары ничек үзгәргән? Китап укучылар, халкыбызның милли борынгы бәйрәме - Сабантуй бәйрәме турында, күп кенә кызыклы мәгълүмат белән таныштылар.