Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

Табигатьнең дусты бул!

Кеше - табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә, бер генә минут та яши алмый. Аңа су, һава, азык -төлек, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуңа күрә табигатькә мөнәсәбәт, кешеләргә мөнәсәбәт кебек үк, гуманлы, шәфкатьле булырга тиеш. "Нарат бөресе даруларны бәреп ега. Дәвалану өчен нарат бөресен иртә язда, бөреләр ачылганчы җыярга кирәк. Белеп җыйсаң, белеп куллансаң, табигать – иң яхшы табиб", ди,авылдашыбыз Нәсимә апа.