Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

#ГабдуллаТукай

23.04.2021 көнне Митрәй выл китапханәсендә,Габдулла Тукайның тууына 135 ел уңаеннан, "Тукай теле - халкым теле " дип исемләнгән презентация карау оештырылды. Тукайда гуманизм, Кеше, Халык, Ватан төшенчәләре аша чагылып, бербөтен фикерне тәшкил итә. Татар милләтен, татар җанын, татар телен саклыйм дисәң, Тукай рухын, Тукай мирасын сакларга кирәк. Аңлый белергә кирәк. Тукай- үзенчәлекле, тылсымлы күпер. Шагыйрь үзенә кадәрге әдәби хәрәкәтне дә күзалларга ярдәм итә, бүгенге татар поэзиясенең бер канаты да аңа килеп тоташа. Тукай сүзе — бүгенге мәдәни тормышыбызның үзәге, сәяси кыйблабызның маягы. Заман сулышын тоюда, әдәбиятта бара торган процессларны аңлауда иң зур һәм иң төгәл бизмән булып Тукай әсәрләре тора. Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына яңа милли поэзиягә, заманча татар теленә нигез салучы бөек шагыйрь буларак керде. Чарада катнашучы китап сөючеләр , телебезгә, милли шагыйребез Тукай кебек, соклану һәм горурлану хисен дә тойдылар.