Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

#ГабдуллаТукай

22.04.2021 көнне Митрәй выл китапханәсендә,Габдулла Тукайның тууына 135 ел уңаеннан, "И,Туган тел " исеме астында, Г.Тукай шигырьләрен кычкырып укулар оештырылды. Күңел Тукайга, аның иҗатына еллар үткән саен кайта.Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да куәтлерәк һәм тирәнрәк ачыла бара. Чын шагыйрьләрнең гомере арифметик саннар белән генә бәяләнә алмый. Даһиларның гомере халык хәтере белән исәпләнә. Тукай бүген дә әдәбиятның алгы сафында баруын дәвам итә, бүген дә милли аң үсешенең юлбашчысы булып кала килә. Заман тудырган һәм милләтне борчыган бик күп сорауларга җавапны Тукай әсәрләреннән табарга мөмкин. Шулай ук, “И,Туган тел” дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә төзелде.