Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

"Туган телем-күңел бизәгем".

Туган телем – татар теле
Кодрәтле тел, камил тел
Туган телем – ил бакчамда
Гөрләп чәчәк аткан гөл.
Туган телемне яратам
Зурлыйм, мактыйм, һәм яклыйм
Башка телләр арасында,
Аңа тиңдәш тел тапмыйм.
Татар телен Такташ сөйде
Тукай өзелеп мактады
14 апрель көнне Митрәй авыл китапханәсендә "Туган телем - күңел бизәгем" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Китап укучылар язучыларыбызның телләр турында язган сүзләре һәм шигырьләрен кычкырып укыдылар. Өлкәннәребез туган тел турында үз фикерләрен әйтеп, мисаллар китерделәр. Чара бик эчтәлекле һәм җанлы үтте.