Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

«Халкымның күңел байлыгы».

7 апрель көнне Митрәй авыл китапханәсендә китап укучыларга «Халкымның күңел байлыгы» дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Шулай ук, милли сандыктагы татар халкының өс киемнәре – хатын-кыз күлмәк һәм алъяпкычы, читек, берничә төрле калфак та китап укучыларның игътибарын җәлеп итте. Җәлеп итмәслек түгел – зәвыклылык та бөркелеп тора шул. Халкыбыздан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.