Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

"Яз килә кошларның канатында".

1 апрель көнне Митрәй авыл китапханәсендә төрле яшьтәге мәктәп укучылары белән, кошлар көне уңаеннан, "Яз килә кошларның канатында" дигән викторина уздырылды. Китап укучыларга, кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак мөнәсәбәт тәрбияләү максатында оештырылган викторина, шигырьләр уку, табышмакларга җаваплар эзләп табу белән үрелеп барды.