Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

#сугышурлаганбалачак

Әтиләре сугышып йөргән чакта,
Алар нәни бала булганнар…
Тәпи йөрер- йөрмәс бала- чага
Буразнадан билчән утаган.
Илгә- икмәк, авыл үзе өчен
Көлчә салган алабутадан.
Бер бәләкәй көлтә ега алган
Ул елларның хуҗасын.
Олылар кебек күтәргән бит шулар
Ил хәсрәтен, Ватан нужасын.
Сугыш чорына туры килгән бик күп балаларның язмышлары кебек, авылдашыбыз Ибраһимова Нәкыя апаның да балачагы нәкъ менә шушы шигырь юлларында чагыла. «Сугыш вакытында без алдагы көнгә өмет белән яшәдек. Сугыш башлангач, тормыш бик авыр булды. Рәхәт вакытым булмады. Кияргә кием,ашарга ризык юк иде. Басуда кыр эшләрендә булыштык. Фронтка дип май, йомырка, кипкән бәрәңге җибәрдек. «Сугыш беткән» дигән хәбәргә бик сөендек. Сугыштан соң да авырлыклар озакка барды. Сугыш вакытында авырлыклар белемемне арттырырга мөмкинлек бирмәде.Хәзерге буынга теләгем: Бәхетле булсыннар, беркайчан сугышлар булмасын. Без күргән авырлыкларны күрергә язмасын», ди ул.