Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

"Без коррупциягә каршы"

Митрәй авыл китапханәсендә "Без коррупциягә каршы" исеме астында вакытлы матбугатка күзәтү үткәрелде.
Ришвәт-тормышыбызны җимерүче, кемнәрнедер һәлакәткә алып килүче, көчсезләрне һәм акчасызларны җәберләүче имансыз әйбер. Аның белән илебезнең иминлегенә, кешеләрнең сәламәтлегенә куркыныч яный. Татар халкында "Байлык-бер айлык" дигән әйтем дә бар. Кеше үз гомерендә бер генә тапкыр булса да, кешелеклелек, намус, гаделлек кебек сыйфатлар турында да уйланырга тиеш. Илебезнең киләчәге-бүгенгедә. Бүген безнең буын ничек тәрбияләнсә, алдагы тормыш шундый булачак. Еш кына вакытлы матбугат битләрендә ”Коррупциягә каршы” дигән язмалар басыла. Анда район прокуратурасының яисә эчке эшләр бүлегенең ,муниципаль район Советының кайнар линия телефоны номерлары бирелә.”Әгәр сез ришвәтчелек очрагына юлыксагыз яисә шундый факт турында ишетсәгез,әлеге телефон номерлары буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз” диелә анда.