Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

"Ил тарихы- авылларда"

Митрәй авыл китапханәсендә "Ил тарихы- авылларда" дип исемләнгән телдән журнал үткәрелде.Һәр кешенең биографиясе булган кебек һәр авылның үз биографиясе, тарихы була. Ул авылда яшәгән кеше үз авылы, аның табигате, ил табынына авылы керткән өлеше белән горурлана.Туган төбәгең турында уйлаганда аның тарихи үткәненә һәм байлыгына сокланасың. Якташларның бүгенге һәм үткәнге игелекле эшләренә сөенәсең. Туган якның һичкайчан да онытылмаячагына инанасың.