Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

"Һәйкәл булып басты батырлар".

Митрәй авыл китапханәсендә "Һәйкәл булып басты батырлар" исеме астында узган батырлык сәгате герой - шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланды. Муса Җәлил исемен ишетүгә, тәүге булып уйга батырлык сүзе килә. Ялкынлы шигырьләр авторы, ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән кыю солдат ул. Патриот шагыйрь фашист тоткынлыгына эләгеп тә рухи ныклыгын югалтмый, курку белмичә дошманга каршы көрәш алып бара. Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса Җәлил, беренчеләрдән булып,сугышка китә. Ләкин 1942елның июнендә шагыйрь Волхов фронтында каты сугышлар вакытында яралы хәлендә дошман капканына эләгә. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый.Яшерен оешмага керә, ипәшләренең рухын күтәрә, аларны да көрәшкә өнди. Шагыйрьнең һәм аның иптәшләренең батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр, чөнки тарихыбызны,илебез азатлыгы өчен көрәшкән батырларыбызны онытырга хакыбыз юк. Дәхшәтле сугыш еллары турында хатирәләрне, истәлекләрне киләчәк буыннар да белергә тиеш.