Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

«Уку йортларына сәяхәт»

Бүген урта мәктәпне тәмамлаучы укучылар алдында бары бер генә сорау тора - укырга кая барырга?Ләкин теләк – бер нәрсә, мөмкинлек – икенче, кирәклек – өченче. Моның шулай икәнлеге яшьләр һөнәр сайлаганда да ачык күренә. Әйтик, Мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзер Рәсәйдә инженер-техникларга, медикларга, педагогларга ихтыяҗ зур. Беренчесенә ихтыяҗ зурлык яңа төр эшләнмәләр җитештерә торган завод-фабрикалар ачылу, искеләре торгызыла башлау, аларның заманга яраклы яңарышы, хәрби заказлар арту һ.б. белән бәйле.Митрәй авыл китапханәсендә узган бүгенге «Уку йортларына сәяхәт» -мәгълүмат сәгатендә сүз шул турыда барды.