Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

#ИлдусГыйләҗев

Шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Һади Такташ, Мәхмүт Хәсәнов, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премияләр лауреаты, районыбызның зур хөрмәткә лаек шәхесе Илдус Гыйләҗевнең тууына 75 ел.Илдус Гыйләҗев, эш-хезмәтендә гомере буе авылны, авыл халкын кайгыртып яшәгәне кебек, әдәби иҗатында, поэзиясендә дә үзенә генә хас табигыйлек, лирик-публицистик яңгырашлы шигъри сүзе белән җир кешесенең хезмәт батырлыгына дан җырлый, ил-җир, милләт язмышы, катлаулы чор вазгыяте белән бәйләп, аның яшәү нигезен тәшкил иткән гореф-гадәтләрен, уй-хисләрен, теләк-омтылышларын, гамен-борчуларын тасвирлый. «И.Гыйләҗев шигырьләре — гади, хикмәтле, табигый яңгырашлы... Шагыйрь үзенең күпме һәм нәрсә күтәрә алганын, ягъни нәрсә турында, ни өчен, кем өчен язганын яхшы белә. Ә инде күтәргәнен, көчле кулы белән тимер чөюче атлет кебек, ул егетләрчә күрсәтә, демонстрацияли дә белә», —- ди аның поэзиясе турында каләмдәше Равил Фәйзуллин.
И.Гыйләҗев — 1990 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгьзасы.