Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

“Бердәмлек“

Тыныч булсын аяз күгебез,
Нур бөркесен көләч йөзебез.
Хуҗалары илнең үзебез,
Бердәмлектә безнең көчебез.
Күңелләрдә безнең бер теләк-
Дус яшик әйдәгез бергәләп!

“Бердәмлек“ төшенчәсе халкыбызга элек-электән хас сыйфат. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
Моннан күп еллар элек, башкалабыз Мәскәүнең, димәк илебезнең иминлеген, халыклар бердәмлеген саклап калу өчен, руслар белән янәшә татарлар һәм башкортлар, марилар һәм мордвалар, чувашлар һәм удмуртлар илбасарларга каршы иңгә-иң торып көрәшкән. Бу бердәмлек елдан-ел ныгый бара. Без илебезнең тарихи үткәнен, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын онытмаска, хөрмәт итәргә һәм төрле милләт кешеләре – барыбыз да тыныч, ямьле Татарстаныбызда дус-тату яшәргә тиешбез.