Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

#жизньвсегдапрекрасна

Халкыбызның бөтен гомерен, эшчәнлеген милләтенә хезмәт итүгә багышлаган шәхесләре күп. Бу яктан ул бүтәннәргә үрнәк булган уллары һәм кызлары белән, хаклы рәвештә, горурлана. Шагыйрә Кәүсәрия Шафикова шундый якты йолдызларның берсе. Ул ярты гасырдан артык гомерен, йөрәк җылысын кешеләргә өләшә. Аның бик күп шигырьләренә көйләр язылган,һәм аларны халык бик яратып тыңлый,башкара. “Авыр язмышка күз яшемне күрсәтмим мин, җырлап яшим. Соңгы сулышыма кадәр җырларга язсын иде”. Мөгаен, яшәү шатлыгын сызланулар аша тыны белән суырып алган, һәр көннең кояшына, һәр кичнең аена карап уйланган, җиһанның шул ике зур көченнән илһам алып иҗат иткән кешегә генә мондый көрәшче рухы хас буладыр.Шагыйрәнең шигырьләре артык ярсу да булмаган, шул ук вакытта бик үк сүлпән дә булмаган моң агымын хәтерләтә.Аның иҗатында туган авылы, аның табигате, кешеләре төп урынны били.Шуңа да Туган авылына, авылдашларына булган мәхәббәтен үзенең шигырьләрендә, нәсерләрендә яктырта.Шагыйрә Кәүсәрия Фидаи кызы Шафикова авыр язмышлы шәхес. Ләкин ул - хатын-кыз, җиргә матурлык, наз өләшергә килгән изге зат. Шул яклап Ходай биргән сәләте белән бөтен кешеләрне сөендереп, тормышны гөлләргә төреп яши ул.